tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык йортында «Халык геройлары — ил геройлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Дуслык йортында «Халык геройлары — ил геройлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Дуслык йортында «Халык геройлары — ил геройлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан һәм Ижевск мәктәп укучыларының «Халык геройлары — ил геройлары» дигән иң яхшы эссе һәм тикшеренү проекты буенча төбәкара конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм электрон техника алу өчен бүләк сертификатлары тапшырылды.

Татарстаннан җиңүчеләр:

  • «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» темасына тикшеренү проекты номинациясендә — Вероника Бобровская (32 нче мәктәп, Казан), Әмир Анеев (28 нче Гимназия, Казан), Йосыф Шәңгәрәев (7 нче Лицей-интернат, Казан);
  • «Халык геройлары – ил геройлары» темасына тикшеренү проекты номинациясендә — Зилә Яхиева (114 нче мәктәп, Казан), Инзилә Галимова (152 нче Гимназия, Казан), Юлия Нечай (23 нче мәктәп, Казан);
  • «Сугыш балалары: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» темасына эссе — Илсаф Нургалиев (48 нче мәктәп, Казан), Мәрьям Җәләлова (18 нче мәктәп, Казан), Алсу Мусина (85 нче мәктәп, Казан).

Казан һәм Ижевск шәһәрләренең муниципаль белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «Халык геройлары — ил геройлары» төбәкара конкурсы 2020 елның гыйнварында старт алды. Ул Бөек Ватан сугышында күпмилләтле Совет халкы Геройларының батырлыкларын өйрәнүгә юнәлдерелгән һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Конкурс ике этапта узды: беренчел — мәктәпләрдә, ә финал барышында һәр муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе конкурсның мәктәп этабын үткәрү нәтиҗәләре турында (Ижау һәм Казан өчен аерым) үз муниципаль мәгариф идарәләренә хисаплар җибәрде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

addnt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*