tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртенче балалар бүләкле булды
Дүртенче балалар бүләкле булды

Дүртенче балалар бүләкле булды

31 гыйнвар көнне Татарстанның Мамадыш район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ике гаиләдә дүртенче бала туу очрагын теркәделәр.

Яковлевлар гаиләсендә кыз бала туды, ул бу гаиләдә икенче кыз. Ә Усмановларның инде 3 кызлары бар иде, аларның көтеп алган уллары дөньяга килде.

Бүлек җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле әти-әниләрне балалары туу белән котлады, аларга балаларның беренче документларын – туу турында таныклыкларын тапшырды. Шушы ук көнне ГХАТ бүлегендә “Ак калфак” җитәкчесе Рузалия Ибраһимова булып китте, ул бу гаиләләргә баланы 40 көнгә кадәр тәрбияләү кагыйдәләрен үз эченә алган, гинеколог, психолог, невролог, дин әһелләре, галимнәр киңәшләре язылган “Тәрбия баскычлары” дип аталган видеодиск бүләк итте. Дискның проект җитәкчесе – Кадрия Идрисова. Яңа туган балалар әти-әниләренә бары матур hәм бәхетле мизгелләр генә алып килерләр, дип ышанып каласы килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*