tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйле – Татарстан арасы – җырлап кына барасы!
Дүртөйле – Татарстан арасы – җырлап кына барасы!

Дүртөйле – Татарстан арасы – җырлап кына барасы!

Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында Дүртөйле шәһәре китапханәсендә ут күршебез булган республикадан кунаклар белән очрашу узды. Әлеге күркәм чарага берничә китап авторы, шагыйрә Люция Әблиева һәм барлык гомерен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган музыкант, җырчы Нәвия Гатиятуллина чакырылган иде.

Чара бик фәһемле, матур килеп чыкты. Тамырлары белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган Люция ханым әлеге көндә Казан шәһәрендә яши. Ул гомере буе хокук саклау өлкәсендә эшләсә дә, күңеле һәрвакыт иҗатка тартыла. Аның берничә шигырь китабы нәшер ителгән. Ул чәчмә әсәрләр дә яза.

Очрашуда Люция ханым үзенең табадан гына төшкән шигырьләрен укыды, иҗатын сөючеләрнең сорауларына җавап бирде. Шигъри күчтәнәчләреннән тыш, ул үзенең җыентыкларын да алып килгән иде. Аларны чарада катнашучыларга бүләк итте.

Нәвия Рәүдәт кызы – Дүртөйле районы Яңа Биектау авылыннан. Әлеге көндә Татарстанның Сарман районында урнашкан шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә яши. Мәдәният сарае җитәкчесе. Шигырьләр иҗат итү белән бергә, Нәвия ханым өздереп баянда уйный. Ул – күпсанлы җыр бәйгеләре җиңүчесе булган “Дуслык” җыр ансамбле җитәкчесе дә.

Очрашу җыр һәм сәнгатьле сүз белән үрелеп барды. Кунаклар алдында “Әллүки” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Светлана Васикова), “Дулкын” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары чыгыш ясады.

https://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*