tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск халкы аңа ышана
Дзержинск халкы аңа ышана

Дзержинск халкы аңа ышана

28 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержинск татарлары автономиясенең чираттагы хисап-сайлау җыелышы узды. Көнүзәк мәсьәлә итеп автономиягә алдагы дүрт елга рәис сайлау куел­ган иде.

Анда өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, җирле оешманың бүгенге рәисе Рамил Надюков, шулай ук автоно­мия тормышына битараф булмаган милләттәш шәһәр халкы катнашты.

Хәтем-дога белән башланган җыелышта беренчеләрдән сүзне Гаяз хәзрәт тотты.

Рамил әфәнде җирле автономиягә рәис итеп билгеләнгәч, чынбарлыкта, бу оешманың икен­че сулышы барлыкка килде һәм бүгенге көндә биредә эш кайный дисәм, ялгыш булмас. Иң яхшы эш, ул – дәвамлы эш. Шуңа да Рамилның алда да автономия белән җитәкчелек итүен телибез», – диде хәзрәт. Ә дзержинсклылар үз иткән Красная Горка (Горбатов­ка) авылында мәчет булдыруга зур өлеш керткән, озак еллар химиклар шәһәре татарларының лидеры бу­лып торган, мохтаҗ гаиләләргә зур ярдәм күрсәтеп килгән Мостафа ага Фатехов, үз чиратында, Рамил әфәнде башкарган эшкә югары бәя бирде һәм аңа истәлеккә эчке ягына “Мостафа бүләге” дип языл­ган түбәтәй бүләк итте, аны кабат рәис буларак күрәсен белдерде (фотода).

Әйтергә кирәк, күп еллар элек милләттәшләребез Дзержинск за­водларын төзүдә катнашкан, бүген дә бик күпләр шуларда хезмәт куя.

Рамил әфәнде автономиягә килгәч, биредәге татарларны бар дөньяга танытуны төп максат итеп куйган иде. Автономиянең яңа бинага күчүендә дә аның тырыш­лыгы зур, бүген шунда телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап ка­луга юнәлтелгән бихисап чаралар оештырыла.

Автономия белән рәислек итү срогы нәкъ җыелыш көнендә тәмамланганга, яңасын сайлау шул көнгә билгеләнгән иде. Һәм бу вазифага бертавыштан кабат Ра­мил Әхмәт улы сайланды.

– Мин хезмәт сөючән, тырыш кешеләрне яратам, хөрмәт итәм һәм алар яхшы яшәргә лаек дип саныйм, – диде Рамил Әхмәтович.

Без, үз чиратыбызда, иске яңа рәисне бу вазифада калуы белән ихластан котлыйбыз, уңышлар те­либез һәм дзержинсклылар аңа белдергән ышанычны алдагы дүрт елда, һичшиксез, аклар дип ыша­набыз.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*