tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре булачак
Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре булачак

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре булачак

12 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. 12 февральдән 20 февральгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Әпипә», «Исәнмесез», «Байгал», «Сөмбел» фильмнары күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге сайты язганча, көндезге сәгать бердә Кино йортының Зур залында Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы була.

Ачылу тантанасына Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе җитәкчеләре һәм чара кысаларында тәкъдим ителәчәк «Әпипә» фильмы актерлары да чакырылган.

«Әпипә» фильмы Татарстанда да татар телендә яхшы, прокатка чыга алырдай, көлкеле, маҗаралы фильм төшерә алуларын күрсәтә», — ди режиссер Илшат Рәхимбай.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*