tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эчкен авылы балалары Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булдылар
Эчкен авылы балалары Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булдылар

Эчкен авылы балалары Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булдылар

Бүген, 1 июнь, Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Казанга килде. Алар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булдылар. Эчкен балалары Актанышның “Бүләк” лагерендә 1 июньнән 8 июльгә кадәр ял итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән балаларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев сәламләде. Марс Тукаев укучыларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды.

“Бүләк” лагерендә әлеге смена Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла, Эчкен авылы балаларын да лагерьга чакыру – министр Илсур Һадиуллинның инициативасы” – диде министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина.

“Әлеге смена татар телен өйрәнергә зур мөмкинлек. Бу мизгелләрдән иң яхшысын алыгыз. Без сезгә һәрвакыт ярдәм кулын сузырга әзер. Уңышлар сезгә” – дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин.

Йолдыз (Эчкен) авылы балаларына Бөтендөнья татар конгрессы бинасы буенча экскурсия оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*