tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителәчәк
«Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителәчәк

«Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителәчәк

19 ноябрьдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын тәкъдир итә.

«Тауда язылган язмыш» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан җиденче китап.

Аның авторы Илшат Винзел улы Билалов 1967 елның 22 апрелендә Казанда туган. 1984 елда 83нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, ул Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1990 елда аны кызыл диплом белән тәмамлап, башта хирургия кафедрасында ординатурада, аннары аспирантурада укып чыга. Казанның 6нчы хастаханәсендә эшли башлый.
Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, медицина институтының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасында студентларга белем бирә, бер үк вакытта МКДЦ хастаханәсендә табиб булып эшли. Гамәлдәге табиб Илшат Билалов әнисе вафат булганнан соң кулына каләм алып, күңел кичерешләрен кәгазь битләренә төшерә башлый. Аның беренче язмалары 2014 елда «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дөнья күрә. Бүгенге көндә ул табиблар хезмәтен сурәтләгән берничә повесть һәм хикәя авторы.
Авыл табиблары тормышына багышланган «Тауда язылган язмыш» әсәрендә гомерен авыл халкының сәламәтлеге сагына багышларга карар кылган яшь табибә Гөлшат Равилевнаның, югары уку йортын тәмамлаганнан соң үз теләге белән авыл хастаханәсенә килеп, әле эшли генә башлаган беренче елында башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихлары тасвирлана.

«19 ноябрьдә әдәбият сөючеләрне „Әдәби кафе“да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдир итү кичәсенә — авторыбыз белән якыннанрак танышырга, аның әсәрләре турында сөйләшергә чакырып калабыз», дип яза «Казан утлары» журналының матбугат хезмәте.

Башлана: 14.00 сәгатьтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*