tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби марафон» дөньякүләм проектында 1,5 меңнән артык кеше катнаша
«Әдәби марафон» дөньякүләм проектында 1,5 меңнән артык кеше катнаша

«Әдәби марафон» дөньякүләм проектында 1,5 меңнән артык кеше катнаша

ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегының саны 200 меңнән артып киткән. Бу турыда проектның оештыручылары хәбәр итә.

Әлеге проект бу көннәрдә инде 19нчы мәртәбә үткәрелә, анда 1,5 меңнән артык кеше катнаша. Беренче марафонда 2017 елда нибары 30 гына кеше катнашкан булган.

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябреннән башлап оештырыла, анда һәр кварталның беренче 21 көнендә (1-21 гыйнвар, 1-21 апрель, 1-21 июль (балалар өчен генә), 1-21 октябрь) катнашырга мөмкин. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү.

Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һәм башка төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән хатасыз язып урнаштырырга кирәк.

Быел әлеге проект Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырыла.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*