tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербайҗанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара узды
Әзербайҗанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара узды

Әзербайҗанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара узды

17 апрельдә Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган чара узды. Чараны «Ак калфак-Баку» татар хатын-кызлары җәмгыяте оештырды.

Анда оешма рәисе Сания Әлмәшева шагыйрьнең биографиясе һәм аның авыр язмышы турында сөйләде. Бу турыда Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмгыять активистлары Габдулла Тукайның «Ана догасы», «Милли моңнар», «Иртә», «Кошлар», «Безнең гаилә», «Гали белән кәҗә», «Кошларга» һ.б. шигырьләрен сөйләде.

«Ак калфак» театр түгәрәгенең яшь актерлары «Бала белән күбәләк» һәм «Кызыклы шәкерт» әсәрләрен сәхнәләштергән. Тамилла Аббасова «Су анасы» әкиятен сөйләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*