tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әдәби Төмән” утырышында
“Әдәби Төмән” утырышында

“Әдәби Төмән” утырышында

Милләтебезгә 29 ел буена армый-талмый хезмәт итүче “Яңарыш” газетабызның туган көне уңаеннан, 12 сентябрь көнне редакциядә ”Әдәби Төмән” иҗат түгәрәгенең чираттагы очрашуы узды. Анда көн тәртибенә куелган – “Яңарыш” газетасының 30 еллык юбилеена әзерлек эшләрен башлау һәм кайбер почта хезмәткәрләренең үз вазифаларын җиткереп эшләмәү сәбәпле, газета укучыларыбызга кичерергә туры килгән уңайсызлыклар турындагы сораулар каралды. Түгәрәк әгъзалары, килгән кунаклар редакция коллективын уртак бәйрәмебез белән котлап, бүләкләрен җиткергәннән соң, утырышны газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде.

Ул бүгенге кунакларга, теләктәшлек белдереп һәр эштә матди, рухи ярдәм итүче дусларга, хөрмәтле газета укучыларыбызга, үзләренең матур эчтәлекле мәкаләләре белән сөендерүче хәбәрчеләребезгә үзенең ихтирамын белдерде. Соңгы яңалыклар белән таныштырып, бу көннәрдә Казаннан килеп төшкән бүләк – якташыбыз, күренекле шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның “Себерем – үз җирем” шигырьләр җыентыгы, халык мәгарифе отличнигы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Хәбибуллинаның “Гомерем мизгелләре” исемле яңа китабы һәм җирле шагыйрәбез Римма Арсухинаның әле генә табадан төшкән “Без кабызган учак сүнмәсен” дигән беренче китабын тәкъдим итте. Сүз “Әдәби Төмән” түгәрәге рәисе, шагыйрь Сәгыйть Сагитовка бирелгәч, ул тантаналы рәвештә актив хәбәрчебез Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга Россия журналистлар союзы таныклыгын тапшырды. “Мәкаләләрегез бик әйбәт, эчтәлекле, файдалы. Язып торыгыз, бергә булыйк”, – диде ул. Аннары редакциягә килгән шигырьләргә анализ ясады, аның: “Тәнкыйть җитешми безгә, чөнки тәнкыйтьне дөрес кабул итүчеләргә ул иҗади үсәргә ярдәм итә”, – дигән фикерен һәркем хуплады. Котлау сүзләрен филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов, педагогия фәннәре кандидатлары Клим Садыйков, Рафаэль Гадиев, 40 елдан артык гомерләрен балаларга белем бирү эшенә багышлаган укытучылар, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, Сөнгатулла Бекенин, Гөлнур Хәйруллина да җиткерделәр. Һәркем чыгышында газетабызның беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны зур хөрмәт белән искә алып, аның “Яңарыш” газетасын яшәтер өчен башкарган олы хезмәтен барлады. Шулай ук газетаның юбилеен лаеклы каршылар өчен тәкъдимнәр керттеләр, бергә булып, ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Әлеге утырышта иң четерекле мәсьәлә – укучыларга газетаның вакытында, я бөтенләй килмәве турында сөйләшү булды. Алсу Мөхәммәтәмин кызы газетаны вакытында алмаучы укучыларыбызның көн саен редакциягә шалтыратулары, хат язулары, шул сәбәпле күп кенә укучыларыбызны югалтырга туры килүен әйтеп: “Безгә үзебезнең төп вазифабызны гына башкарып калмыйча, почта хезмәткәрләре белән дә эшләргә туры килә. Чөнки безгә һәр укучыбыз кадерле! Бу проблема белән күпме көрәшсәк тә, барыбер арада намуссыз хезмәткәрләр табылачак. Шуңа без газетаны гел почтадан сораучы укучыларыбызга почта бүлегеннән барып алу ысулы белән (до востребования) язылырга киңәш итәр идек”, – диде. Утырыш бәйрәм табыны артында хәтер яңарту, фикер алышу, тәкъдимнәр кертү кебек күңелле мизгелләр белән дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*