tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан делегациясе «Татмедиа» һәм «Татар-информ»да булды
Әфганстаннан килгән кунаклар «Татар-информ» офисын карады, редакциянең эше белән танышты.

Әфганстан делегациясе «Татмедиа» һәм «Татар-информ»да булды

Бүген «Татмедиа» бинасына Әфганстан делегациясе килде. Бөтендөнья татар конгрессында катнашу өчен Татарстанга килгән кунаклар «Татмедиа» генераль директоры урынбасары — «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билалов белән әңгәмә корды. Шулай ук делегация басманың редакциясен карады һәм үз илләрендәге татарларның тормыш рәвеше турында сөйләде.

«Без сезнең килүгә бик шат, чөнки без Әфганстан татарлары турында бик күп ишеттек һәм яздык. «Татмедиа»да 2 меңгә якын кеше эшли. Без сезгә мәгълүмати ярдәм күрсәтүне һәм Әфганстан тормышын безнең ресурсларда яктыртуны дәвам итәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте делегациягә Ринат Билалов.

Әңгәмә барышында Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин Әфганстандагы татарларның статусын ныгытуда «Татар-информ» һәм «Татмедиа»ның зур роль уйнавын билгеләп үтте. Ул шулай ук илдә милләтнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

«Әфган татарлары тарихы фаҗигале. Аларның төп өлеше – революция вакытында күченеп киткән кешеләр. Алар җирле халыкларның мәдәниятен өлешчә үзләштергән, ләкин динне һәм гореф-гадәтләрне үзгәртмәгәннәр. Элек татарлар танылмаган милләт булган. Без Әфганстанга килгәндә, аларның хәле шактый мөшкел иде. Хәтта паспортта татар дип язылырга да ярамый иде», – дип хәбәр итте Хәбибуллин.

Вакыт узу белән, Әфганстанда хакимият алышынганнан соң, фонд яңа Хөкүмәт белән татарлар рәсми рәвештә милләт буларак танылсын өчен килешә алган. Илдә кискен борылыш вакытында фонд татарлар өчен гуманитар йөкләр китерүне оештырган. Әфганстандагы татарларга Татарстан иганәчеләре ярдәм итте, алар вазгыять турында республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан белде, дип өстәде ул.

«Без даими рәвештә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә телибез. Татар тормышы, Татарстанны һәм Әфганстанны бәйли торган бизнес һәм башкалар турында тагын да күбрәк сөйләргә кирәк», – дип йомгаклады Ринат Билалов.

Әңгәмәдән соң алар бүләкләр алмашты: «Татар-информ» башлыгына кулдан бизәлгән татар халаты, ә делегациягә «Татмедиа»дан бүләкләр тапшырдылар.

Әфганстаннан килгән кунаклар «Татар-информ» офисын карады, редакциянең эше белән танышты. Чит илдән килүчеләр 12 нче каттагы тәрәзәдән ачылган Казан Кремле һәм Казансу елгасы күренешен бәяләде.

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*