tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан тарих институты җитәкчесе: Безне әфган татарларының нәсел тамырлары кызыксындыра
Әфганстан тарих институты җитәкчесе: Безне әфган татарларының нәсел тамырлары кызыксындыра

Әфганстан тарих институты җитәкчесе: Безне әфган татарларының нәсел тамырлары кызыксындыра

Әфганстан территориясендә XIX гасырдан башлап күпләп татарлар яши һәм ил хакимияте аларның килеп чыгышы һәм әфган тарихындагы ролен яхшырак өйрәнү белән кызыксына. Бу хакта KazanForum 2023 кысаларында узган генеалогия форумында Әфганстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Мохаммад Шәриф әйтте.

Ул Әфганстан һәм Татарстан Фәннәр академияләре арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзалануын һәм республиканың аны тормышка ашыруда җитди адымнар ясарга әзер булуын әйтте.

«Безнең Хөкүмәт дөньядагы бөтен илләр һәм әлбәттә инде Россия белән хезмәттәшлек итәргә тели. Безнең республикада 40лап халык, шул исәптән татарлар яши. Татарлар безнең күп провинцияләрдә яши, аларның күбесе анда XIX гасырда миграция вакытында ук килеп чыккан», – диде тарих фәннәре докторы.

Профессор сүзләренчә, әфган татарларын болгар, төрки һәм монгол татарларына бүлеп була. Аларның кайберләре, инде гаиләләре бик күптәннән Әфганстанда яшәгәннәре үз туган телен оныткан да булырга мөмкин, әмма алар үзләренең мәдәни кодын саклап калган.

Шул сәбәпле, Әфганстан һәм Татарстан бу татарларның икътисади, мәдәни һәм сәяси килеп чыгышы, аларның әфган тарихындагы ролен билгеләү өчен өчен күпсанлы тикшеренүләр уздыру белән кызыксына», – диде белгеч.

«Шәҗәрә – иман нигезе» генеалогия форумы KazanForum-2023 Халыкара икътисади форум кысаларында уза. Анда Россиядәге әйдәп баручы музейларның вәкилләре, архив эше экспертлары һәм Ираннан, Әфганстаннан, Үзбәкстаннан, Ислам Республикасыннан, Таҗикстаннан, Төркиядән һәм башка илләрдән галимнәр катнаша.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*