tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI өлкә “Нижгарбикә” татар хатын-кызлары конкурсы узды
VI өлкә “Нижгарбикә” татар хатын-кызлары конкурсы узды

VI өлкә “Нижгарбикә” татар хатын-кызлары конкурсы узды

12 май көнне Сергач муниципаль округының Кочко-Пожар авылы мәдәнияте йортында VI өлкә “Нижгарбикә” татар хатын-кызлары конкурсы узды.

Менә дүртенче тапкыр инде “Нижгарбикә” бәйгесе үз авыллары мәдәни тормышын саклап калу һәм үстерүгә күп көч һәм хезмәт куйган, тирән эз калдырган, кызганычка, вакытсыз вафат булган Кочко-Пожар мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлап оештырыла. Бәйгегә шушы исемне тәкъдим итүче дә нәкъ менә Эльвира Әхмәт кызы булганлыктан, аны уздыру урыны да еллар дәвамында алмаштырылмый.

Өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, үз чыгышында, татар хатын-кызларының бу тормышта мөһимлеген билгеләп үтте, бу көнне сәхнәгә чыгучы гүзәл затларга уңышлар, ә тамашачыларга күңелле ял, яхшы кәеф теләде. Форсаттан файдаланып, әлеге бәйгене тиешле дәрәҗәдә үткәрергә булышлык күрсәткән Светлана Юрьевнага Рәхмәт хаты белән чәкчәк тапшырды. Шулай ук сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Кочко-Пожар территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдуллин бу чараның кабат Кочко-Пожар җирлегендә узуына аеруча шат булуын белдерде, бәйгенең озын гомерле булуын теләде.

“Нижгарбикә-2023” конкурсында татар хатын-кызларына хас булган иң асыл сыйфатларны үзендә туплаган, өлкәбезнең берсеннән-берсе матур, батыр, уңган-булган сигез гүзәл заты катнашырга теләк белдерде.

Оештыручылар тарафыннан тупланган абруйлы жюри составында бу көнне Спас округы вәкиле, сугыш хәрәкәтләре ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күп санлы гуманитар ярдәм оештыручы, өлкә “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе-2022” исеме иясе, илебез президентының “Команда Путина” премиясе лауреаты Таһир Мөхәммәтов (жюри рәисе), “Медлэнд” клиникасы директоры, өлкә татар автономиясе активисты, “Ак калфак” оешмасының Түбән Новгород шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе, журналист, эшмәкәр Зөлфия Сәмиуллина, Татарстан кунаклары – “Традицион мәдәниятне үстерү үзәге” җитәкчесе Фәнзилә Завгарова, Казан дәүләт филармониясе артистлары, танылган җырчылар Сөмбел Билалова белән Алмаз Хәсәнов эшләделәр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, жюри составында хөрмәтле кунак – “Донбассның яшь гвардиясе” хәрби-патриотик хәрәкәте тәрбияләнүчесе, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча җитәкче ярдәмчесе Анна Лисовенко (позывное “Йолдызчык”) да катнашты.

Конкурсанткалар бу көнне алты биремдә үзләренең уңган-булганлыкларын тагын бер кабат исбатлады. Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, хатын-кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып, оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде. Әлбәттә, регламентны үтәү дә балларга тәэсир итте.

Берничә сәгать дәвам иткән чараның иң кульминацион мизгеле – нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү иде. Елдагыча, конкурсантларның һәркайсы бу көнне төрле номинацияләрдә җиңүче булды.

“Нижгарбикә-2023” бәйгесе җиңүчесе дип бу көнне Кочко-Пожар сәхнәсен тоткан, сабыр һәм тыйнак, тәрбияле һәм зыялы, чын татар хатыны Рузилә Айсина игълан ителде. Аңа өлкә татар автономиясе тарафыннан истәлекле бүләкне Зилә ханым тапшырды. Матур традиция буенча мәрхүм Эльвираның гаиләсе исеменнән махсус “Нижгарбикә” калфагы белән җиңүчене Ибраһим Мусин бүләкләде.

Әйтергә кирәк, шушындый чаралар гореф-гадәтләрне саклап калу һәм яңадан торгызу, хәзерге җәмгыять мәдәниятен баетуга һәм өлкәбезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне берләштерүгә зур этәргеч булып тора.

Румия Хамзина.

Илнар Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*