tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан татарлары мәктәп программасына татар һәм рус телләре курсларын керткән
Әфганстан татарлары мәктәп программасына татар һәм рус телләре курсларын керткән

Әфганстан татарлары мәктәп программасына татар һәм рус телләре курсларын керткән

Әфганстанның төньяк провинцияләрендәге татар җәмгыяте, ата-аналар үтенече буенча, мәктәп укыту программасына татар теле һәм рус теле курслары керткән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистына Әфганстан татарлары берлеге башлыгы Забихолло Надери Татар сөйләде.

«Бездә барлык балалар да белем алырга омтыла. Мәктәпләрдә кызлар өчен дәресләр кабат башланды. Татарлар [Әфганстан] Конституциясенә татар милләтен рәсми рәвештә кертеп, үз телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтен торгызырга тырыша. Милли тамырларга кайту безнең өчен бик мөһим», — дип белдерде ул.

Мәктәп программасына татар теле һәм рус теле курсларын өстәүгә килгәндә, Надери Татар моның Татарлар берлеге карары булуын ачыклап үтте. «Безгә Сәманган провинциясенең өч йөздән артык мәктәп директоры татар теле һәм мәдәнияте дәресләрен оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Башка провинцияләрдән дә гаризалар күп», — дип аңлатты ул.

Аның сүзләренә караганда, шул ук вакытта татар теле укытучыларына җитди кытлык бар. Нигездә, телне үзбәкләр укыта, чөнки аларның теле татар теленә шактый якын. Ә рус телен Россиядә белем алган педагоглар өйрәтә. Татарлар берлеге башлыгы сүзләренчә, рус телен өйрәнергә теләүчеләр дә аз түгел, бигрәк тә укуларын Россия уку йортларында дәвам итәргә җыенучылар арасында.

Дмитрий Киселев

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*