tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 126нчы гимназиясендә Фердинант Гайсин белән очрашу узды
Казанның 126нчы гимназиясендә Фердинант Гайсин белән очрашу узды

Казанның 126нчы гимназиясендә Фердинант Гайсин белән очрашу узды

Казан шәһәренең 126нчы номерлы гимназиясендә шагыйрь, күп санлы популяр җырлар авторы, “Татарстанның атказанган укытучысы”, “Россиянең мәгариф отличнигы” Фердинант Гайсин белән очрашу узды. Әлеге чара гимназия җитәкчелеге тарафыннан Татарстанда 2021 елда игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”н йомгаклау һәм Фердинант Солтан улының 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде. Фердинант Гайсин 126нчы гимназиядә 40 елга якын хезмәт укытучысы булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә башлый, 4 шигырьләр китабы бастыра, бүгенге көндә авторның 200дән артык шигыре җыр булып киткән.

Фердинант Солтан улын тәбрикләргә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ильмира Уразова, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов, «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Әтнә муниципаль районының Күлле – Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев килгәннәр иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*