tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләребез – горурлыгыбыз
Яшьләребез – горурлыгыбыз

Яшьләребез – горурлыгыбыз

«Киләчәгебез яшьләр кулында”, – дип әйтү гадәткә кергән һәм бу, чынбарлыкта, шулай. Иртәгәсе көн нинди буласын бүгенге яшьләргә күз салсаң аңлыйсың, аеруча безнең милләттә. Ходайга шөкер, актив позицияле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган, бу тормышта үз урыннарын табып, авылда төпләнгән, яисә зур шәһәрләрдә урнашып югары дәрәҗәләргә ирешкән татар-егетләребез бар. Күп еллар дәвамында өлкә татар милли-мәдәни автономиясендә хезмәт итү дәверендә миңа бихисап күп яшьләр белән эшләргә туры килә һәм аларның никадәр тырыш, булдыклы, кешелекле икәннәрен күреп, Аллаһыга мең шөкер, киләчәгебез ышанычлы кулларда, дип ихластан шатланасың.

Яңа ел каникуллары алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород шәһәре буенча идарәсенең актлар залында шушы полиция каршында эшләүче Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды. Анда әлеге совет әгъзасы, өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов та катнашты.

Утырыш барышында Иҗтимагый советның, тулаем эчке эшләр идарәсенең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, яңа елга эш планы расланды һәм кайбер алдынгы полиция хезмәткәрләрен, иҗтимагый эшлеклеләрне бүләкләү дә булды.

Иң куанычлысы, бу көнне бүләккә лаек булучылар арасында безнең Тимур да бар иде. Россия эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Андрей Басов аның өлкә үзәге полициясенең уңай имиджын формалаштыруда актив эш алып баруын билгеләп үтте, тыгыз хезмәттәшлеге һәм актив гражданлык позициясе өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Ә аннан аз гына элек автономиябезнең тагын бер яшь активисты, өметле егете, Түбән Новгород шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Данил Латыпов шәһәр администрациясендә узган конфессиональара совет һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча эш төркеме әгъзаларының киңәйтелгән йомгаклау утырышында катнашты.

Бу көнне биредә бүләкләнеп узган галимнәр, югары уку йортлары ректорлары, милли берләшмәләр җитәкчеләре арасында Данилның да булуы аеруча сөендерде. Илебез Президенты Указы белән гамәлгә куелган «Түбән Новгородның 800 еллыгы истәлегенә» медален аңа шәһәр башлыгы Юрий Шалабаев үзе тапшырды.

Бераз элек шундый медальләр белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасарлары Валерий Камальдинов һәм Гаяз хәзрәт Закиров бүләкләнгән иде.

Чын күңелдән барчасын да, аеруча Тимур белән Данилны шушы лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар, яңа проектлар, иминлек, бердәмлек телибез. Халкыбызны, милләтебезне, телебезне саклап калуга куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт.

Зилә АХМАДУЛЛИНА,

өлкә татар автономиясе советы әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*