tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендәге танылган “Туган тел”ансамбле – халкыбыз горурлыгы
Төмән өлкәсендәге танылган “Туган тел”ансамбле – халкыбыз горурлыгы

Төмән өлкәсендәге танылган “Туган тел”ансамбле – халкыбыз горурлыгы

Тубыл районындагы Байкалово авылында туып үскән Асия Сияветдинованы өлкә күләмендә генә түгел, ә илебездә танылган, Ирек авылы клубы каршында эшләп килгән “Туган тел” фольклор-этнография ансамбеленең җитәкчесе буларак беләләр.

Аларны “Россия-1” каналыннан, “Мәдәният”кә багышланган үзәк каналыннан, “Дөнья” программасында күрсәттеләр, Төмән төбәгендә чыгып килүче тапшырулар авторлары сюжетлар эшләделәр. “Туган тел” ансамбле турында яңалыкларны өлкә газетабыз “Яңарыш”та да яктыртылып барды.

22 ел татар юнәлешендә эшләгән, тормышы, яшәү рәвеше татар мәдәнияте белән бәйле булган Асия апа авыл клубында ничек эшли башлаган елларны искә алды.

-Мин пешекче булып эшләгән идем. Авыл клубында эшләргә кеше булмаганга мине эшкә чакырдылар. Бу юнәлештә эшләмәгәнгә күрә, үзем кырыкка якынлашып килсәм дә, Тубыл шәһәренең мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кердем. Читтән торып укыдым, эшемдә тәҗрибә тупладым. Беренче елны авыл советы рәисеннән электр плитә сорап “Хуҗабикәләр” түгәрәген оештырдым. Авыл кызларын милли ризыклар пешерергә өйрәттем,-дип әңгәмәбезне башлады.

Бүгенге көндә танылган “Туган тел” фольклор-этнография ансамбле ничек барлыкка килгәне турында сүзен дәвам итеп:”Ансамбльдә без хәзер 14 кеше. 87 яшендәге Нурия апа Сияветдинованы соңгы юлга озатканга ярты ел булды. Ансамбль югалтулары, уңышлары белән озын иҗади юлын узды. Ничек ансамбль барлыкка килде дигән сорауны күп кеше бирә. Авылыбызда халкыбызның тормышын татар мәдәнияте белән бизәгән милләттәшләребез яши. Алар миңа дәрт бирде. 40 ел клуб мөдире булып эшләгән Нәзия Сияветдинова, аның белән эшләгән, клубта түгәрәкләрдә катнашкан Роза Мостафина мактау сүзләренә лаеклылар. Алар эшләгән чорда ансамбль күп мәртәбә дипломнар, мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бүген аларның барлыгын-миңа бәхетнең елмаюы белән тиңлим. “Туган тел” җыр ансамбле буларак оештырылды. Ансамбльдә һәр катнашучы татар моңын, җырларын яраталар. Җырлар аркылы яшьләрне татар теленә дә өйрәтәбез, милли тәрбия бирәбез, рухи яктан баетабыз. Безгә кунакка исән чагында  Төмән шәһәреннән Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова еш килеп, киңәшләре белән ярдәм итеп торды.. Ул безнең ансамбльне бик ярата иде. Җыелышкан саен аны җылы сүзләр белән искә алабыз. Репертуарыбызда йолаларга, гореф-гадәтләргә багышланган җырлы-биюле күренешләр күрсәткән чыгышлар күп булганга, аның тәкъдиме белән, ансамблебез 2009 нчы елны фольклор-этнография ансамбле дип аталды. Беренче “Түгәрәк уен” Халыкара фольклор фестивалендә без уңышлы чыгыш ясадык.

-Ансамбльнең киләчәккә нинди планнары?

-Кызганчка, репетицияләргә бөтенебезгә бергә җыелу катлаулы. Арабызда өлкән яшьтәге җырчылар, эштә булган баянчыларыбыз бар. Хәзер мин клуб мөдире булып эшләмәсәм дә, “Туган тел” фольклор-этнография ансамблендә эшемне дәвам итәм. Авыл клубы кешеләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачты. Безнең хезмәтебезне, “Туган тел”нең уңышларын өлкәбездә дә күрделәр, таныдылар. Авылларда клублар, китапханәләр эшләп торса татар юнәлеше бетмәс. Ковид пандемиясе тәмамлангач милли бәйрәмнәребез “Сабантуй”ларда, дини бәйрәмнәребез Рамазан, Корбан гаетләренә багышланган чараларда катнашырга планнаштырабыз. Яңа җырларыбызны яңа милли костюмнарда башкарсак тагын да матур булыр иде. Тубыл районында татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау чарасында “Эх, дускаем” дип аталган җырны башкарырга уйлыйбыз. Гореф-гадәт йолаларыбыз, җырларыбыз аркылы халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән әле күп еллар тамашачыларыбызны таныштырырга язсын,-ди.

Татар мәдәнияте юнәлешендә хезмәт иткән, “Туган тел” ансамбленең җитәкчесе, хезмәт ветераны Асия апа Сияветдинова тормыш иптәше Фәрит абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, унбер оныклары, бер оныкчыклары да бар. Асия апа гаиләсенә, авыл халкына, апа-сеңелләренә, ансамбльдә күп еллар катнашкан 85 яшендәге җырчылары Рауза Назыйровага, Саҗидә Рәхимҗановага, кул эшләре белән шөгыльләнгән Нәфисә апа һәм Нәбиб абый Тузмөхәммәтовларга, мөнәҗәтләр башкаручы Нәҗия апа Сияветдиновага, баянчылары Радик Мусин белән Йолдыз Сәетовка рәхмәтләрен белдерде.

Төмән өлкәсендә танылган, хөрмәт һәм ихтирам казанган “Туган тел” фольклор-этнография ансамбле башкаруында мәгънәле, матур җырларны тамашачылары җылы кабул итә. Без аларга  киләчәктә дә иҗади уңышлар телик. Хыялларыгызны, планнарыгызны тормышка ашырырга язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*