tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районы хәбәрләрен хәзер Телеграм-каналдан укып була
Әгерҗе районы хәбәрләрен хәзер Телеграм-каналдан укып була

Әгерҗе районы хәбәрләрен хәзер Телеграм-каналдан укып була

Әгерҗе районы халкы өчен Телеграмда махсус канал ачылды, аны «Әгерҗе хәбәрләре» («Агрызские вести») редакциясе алып бара. Каналда район яңалыклары, Әгерҗе районында яшәүче кешеләр белән кызыклы әңгәмәләр, һава торышы турында фараз, бакчачыларга киңәшләр, файдалы мәгълүмат оператив рәвештә чыгып бара.

«Вакыт бер урында тормый. Бүген редакциядә заманча матбугат таләпләренә туры килә торган барлык технологияләрне дә кулланырга тырышабыз. Телеграм-канал да шушы максат белән булдырылды. Сайтта чыгып барган ике телдәге оператив яңалыклар һәм ашыгыч белдерүләр — барысы да Телеграм-каналда урнаштырыла. Иң беренчеләрдән булып яңалыкларыбыздан хәбәрдар булырга теләгән һәр кешегә дә язылырга киңәш итәбез», — дип сөйләде «Әгерҗе хәбәрләре» сайты мөхәррире Ләйсирә Җиһангәрәева.

«Агрызские вести» телеграм каналына язылу өчен сылтама — https://t-do.ru/agr_vesti Аңа телеграм мессенджерын кулланган һәркем языла ала.

Алсу Исмәгыйлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*