tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме узды
Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме узды

Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Нәүрүз бәйрәме узды

Традиция буенча һәр ел саен Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Нәүрүз бәйрәмен казанда ботка пешереп каршы алалар.

Быел аларда кунакта Әгерҗе шәһәренең 2 нче мәктәп укучылары булды.

Татар телендә барган әкияти-тамаша әби-бабаларыбыздан калган язны каршылау йолаларын эченә алган иде.

Җырлы-биюле уеннар, табышмаклар һәркемнең күңелендә матур мизгелләр калдырды. Яз килүен хәбәр итүче каргалар да, тал песиен җыючы балалар да, Карбикә дә Нәүрүзбикә алып килгән баллы күчтәнәчләр, Дәү әни пешергән кайнар ботка белән сыйландылар. Җырчы кызы Гузаерова Рината, биюче кыз Фарбаева Камила бәйрәмгә ямь өстәделәр.

agryz.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*