tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районында “Көмеш каләм” фестивале узды
Әгерҗе районында “Көмеш каләм” фестивале узды

Әгерҗе районында “Көмеш каләм” фестивале узды

14 нче апрель көнне Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбендә “Көмеш каләм” район фестивале узды. Анда Әгерҗе районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел фестиваль инде 19 нчы тапкыр уздырыла.

Фестивальдә катнашучыларга үз көчләрен биш номинациядә сынап карарга туры килде.

Чара алдыннан җыелучыларны мәртәбәле кунаклар сәламләде, алар арасында

  • “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова
  • район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев
  • район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина
  • “Салават күпере”, “Сабантуй” журналлары
  • “Көмеш кыңгырау”, “Яңарыш” газеталары вәкилләре бар иде.

Җиңүчеләрнең исемнәре фестивальгә йомгак ясаганнан соң бастырылачак.

agryz.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*