tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналист Алик Шакиров: “Хәтерлим, әлбәттә хәтерлим!”
Журналист Алик Шакиров:  “Хәтерлим, әлбәттә хәтерлим!”

Журналист Алик Шакиров: “Хәтерлим, әлбәттә хәтерлим!”

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының порталында “Хәтерлисезме?” дигән проект башланып киткән иде. Шул проектның икенче чыгарылышында Башкортостан татарларының 1997 елның 28 июнендә үткән корылтаенда төшерелгән видео куелган. Уфада яшәүче журналистика ветераны Алик Шакиров, әлеге видеоны күреп, 25 ел элек булган хәлләрне исенә төшергән. Үзе татар милли хәрәкәтендә актив катнашамаган, рус телендә язучы Алик әфәндене татарлар туплануы һәм милли күтәрелеш хатирәләре шактый дулкынландырган. Ул бу көннәрне һәм совет чорында үткән яшьлек елларын искә алган. Башкортостан татарлары корылтаеннан тәнәфескә чыгучы дистәләрчә, йөзләрчә делегатның таныш чырайлары БТК ның III съездына делегатлар сайлау көнен, татар оешмаларының активистларын хәтергә төшергән. Башкортстан мәгълүмат системасының һәм редакцияләрнең җитәкчелегендә эшләгән ветеран Алик Шакировның үзенең рус телендә язган хатирәләрен язган. Безнеэ үтенечне үтәп, ул үзенең хәзерге фоторәсемен дә җибәрде. Бу рәсемдә “рус телле” матбугат ветераны милли түбәтәй киеп төшкән. Һәм бу баш киеме аңа килешә.

Римзил Вәлиев 

Югарыда искә алынган видео язмасын менә шушы адрестан карый аласыз: https://tatar-congress.org/yanalyklar/video-heterlisezme-aktsiyasenen-ikenche-videosehifesende/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*