tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Хәтерлисезме?” акциясенең икенче видеосәхифәсендә

ВИДЕО: “Хәтерлисезме?” акциясенең икенче видеосәхифәсендә

Башкортостан татарларының  беренче зур корылтае 1997 елның 28 июнендә оештырылды. Ул вакытта бу чара “конференция” дип кенә аталса да, аны Башкортостан Президенты Мортаза Рәхимов һәм республиканың район-шәһәр администрацияләре ярдәмендә милли-мәдәни оешмалар  (барлыгы 500-600 кеше кеше) зурлап үткәрделәр. Делегатлар милли мәсьәләләрне тикшерделәр, Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаена делегатлар сайладылар. Андый зур һәм мәртәбәле җыеннарны, ул заманнарны хәзер сагынып сөйләргә генә кала.

Карагыз!  Таныйсызмы бу йөзләрне? Хәтерлисезме?

Кадерле тамашачылар! Сез “Хәтерлисезме?” видеопроектында Башкортсотан татарлары 1997 елда үткән корылтае тасвирланган видеоязмалар карадыгыз.

 

Бу кадрларда онытылган шәхесләр, таныш йөзләр күрсәгез, алар һәм шул вакытта булган вакыйгалар турында безгә дә язып җибәрегез. Хәтерлисезме?

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясе

E-mail: [email protected]    

Тел.: +7(843) 236-50-56; Тел.: +7(987) 205-81-30

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*