tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы шәһәрендә күренекле шәхесләр белән матур кичәләр уза
Туймазы шәһәрендә күренекле шәхесләр белән матур кичәләр уза

Туймазы шәһәрендә күренекле шәхесләр белән матур кичәләр уза

Башкортстанның Туймазы шәһәре Татар үзәге  Туймазы районының үлемсез, күренекле шәхесләрен җыя. Күптән түгел монда Ярмөхәмәт авылында туган бөек шәхес, сугыш һәм хезмәт ветераны, композитор һәм шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әкрам Даутов булса, өч көн элек кенә Төрекмән авылында туып үскән прозаик һәм шагыйрь, Кызыл Армия полковнигы Мөҗәһит Хәйретдинов булды.

Герой- якташ истәлегенә багышланган “Үлемсез Мөҗәһит” дип аталган М.Хәйретдинов исемендәге “Илһам” төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова алып барган зур чарада берләшмә әгьзалары, Туймазы районы татар конгрессы җитәкчесе Индира Әбүзәр кызы Латыйпова, шәрәфле гражданин Адунис Мөсәгыйт улы Фазуллин, сугыш, хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы көчләр ветераннары, Туймазы, Октябрьский, Бакалыдан килгән язучы- шагыйрьләр, иҗатчылар һәм башка бик күп кешеләр катнашты. Чараны башыннан азагына кадәр “Туймазы мәрҗәннәре” ансамбленең олылар төркеме җырлар, балалар төркеме биюләр белән бизәде.

Люция Вафина

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*