tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә узачак
Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә узачак

Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә узачак

25 апрель көнне Галиасгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган әдәби–музыкаль кичә үтәчәк. Кичә сәгать 19.00да башланачак.

Керү чакыру билетлары буенча, белешмәләр өчен телефон номерлары – (843) 222-0983 (өстәмә 1618).

«Журналның 100 еллык тарихы барлана, шушы тарихи вакыйга күтәренке рухта билгеләп үтелә. Кыргызстан, Казахстан, Азәрбәйҗан, Якутия, Башкортстан, Кабарда-Балкар республикаларындагы төп әдәби журналларының баш мөхәррирләре, күренекле әдипләре чакырылды», дип сөйләде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Кичәдә Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрибҗанова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Булат Зәкиев, «Казан нуры» ансамбле, Г.Камал театры артистлары да катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*