tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Уфа шәһәрендәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде. Төп чаралар башланыр алдыннан, ул Уфа шәһәренең “Нур” татар дәүләт театры каршында урнашкан халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2019 елның 18 апрелендә Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ачылды. Тантанада ике республика җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Шагыйрьнең сыны бакырдан Мәскәүдә коелган. Биеклеге – 8 метр. Бу – Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл. Шагыйрь Уфада 1912 елда булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*