tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Театр яктылыкка, нурга илтә…”
“Театр яктылыкка, нурга илтә…”

“Театр яктылыкка, нурга илтә…”

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар халык һәм үзешчән театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестиваленең нәтиҗәләре игълан ителде. Хәзер инде традициягә кергән әлеге күркәм чара Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган иде.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән үткәрелгән төбәкара фестивальдә Яңа Малыклы һәм Иске Кулаткы районнары, Ульяновск шәһәре, шулай ук Татарстан Республикасының Апас, Буа һәм Питрәч районнары театр коллективлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.

“Сембер шәһәрендә татар театрына нигез салучы күренекле шәхес – Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге театрлар фестивале – уникаль проект. Ул татар халкының мәдәни мирасын саклап калуга, үз авторларыбыз һәм драматургларыбызның әсәрләрен халыкка җиткерүгә, яшь буын вәкилләрендә театр сәнгатенә карата кызыксыну тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Әлеге фестивалебез татар милли театр сәнгатен популярлаштыру белән генә чикләнмичә, талантлы яшьләрне сәхнәгә чыгарырга, аларга канатлар куярга, иҗади осталыкларын үстерергә дә ярдәм итә”,- диде Татар мәдәният үзәге мөдире Рамилә Сафина.

Төбәкара фестивальдә катнашып, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә тантаналы рәвештә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Буа район мәдәният йортының “Яктылык” халык театры (режиссеры – Рөстәм Ахмадуллин) “Иң яхшы актерлык составы” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Ә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы культура йортының “Бердәмлек” татар халык театры (режиссеры – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова) “Иң яхшы постановка” номинациясендә беренчелекне алды. Татарстан Республикасы Апас район мәдәният йорты карамагында эшләп килүче татар халык театры коллективы (режиссеры – Земфира Мөхәммәтшина) “Иң яхшы режиссерлык карары” номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Ульяновск шәһәре “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры коллективы (режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова) “Сәхнәне иң яхшы бизәү” дип исемләнгән номинациядә беренчелеккә чыкты. Ә “Осталык. Иҗат. Уңыш” дип аталган номинациядә Татарстанның Питрәч районы “Балкыш” халык театры коллективына (режиссеры – Азат Фазылҗанов) тиңнәр табылмады. Иске Кулаткы районы үзәкләштерелгән клуб системасының татар халык театры коллективына (режиссеры – Фазилә Рязяпова) “Иң яхшы сценарий эше” номинациясендә җиңүче исеме бирелде.

Фестиваль Иске Кулаткы район мәдәният йорты карамагында эшләп килүче татар халык театр коллективының “Дөнья киң түгел икән” дип исемләнгән спектакле (драматургы – Юныс Углан) белән тәмамланды. Сембер тамашачысы Иске Кулаткы төбәге үзешчән артистларын көчле алкышларга күмде. Бай тарихлы театрыбыз коллективы дистә еллар дәвамында халкыбызга тугрылыклы хезмәт итә, татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә, диде театрның режиссеры Фәзилә Рязяпова.

28 апрельдә Татар мәдәният үзәгендә милләттәшләребезне “Театрның серле сандыгы” дип аталган күңелле һәм гыйбрәтле тамаша көтә. Бу көнне Барый Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*