tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә 100 агач утыртылды
Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә 100 агач утыртылды

Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә 100 агач утыртылды

Әгерҗедә агач утырту буенча масштаблы акция узды, аны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышладылар. 100 яшь нарат үсентесеннән торган яңа яшел аллея шәһәр чигендә – күпбалалы гаиләләр өчен төзелгән яңа микрорайонга илтүче юл буенда барлыкка килде.

Акциядә район башлыгы Азат Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе Артур Акбашев, урман хуҗалыгы вәкилләре, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

– Мондый акцияләр бик кирәк. Бүгенге очрашуыбыз — Татарстанның бай тарихын искә алу, бүгенгесе турында фикер алышу һәм уңышлы киләчәккә планнар төзү өчен өстәмә бер сәбәп тә. Әгерҗе районы халкы шулай ук республика үсешенә үз өлешен кертә. Татарстан казанышлары – ул безнең уртак хезмәтебез, туган ягыбызның чәчәк атуы өчен һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*