tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Егетләр Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенә җыелды
Егетләр Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенә җыелды

Егетләр Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенә җыелды

Бүген, раҗәб аеның 3 нче көнендә (25 гыйнварда), Казанда егетләр өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде. Алар бүген иртәдән Нәзарәттә теркәлү узды, катнашучы бейджигы алды, 5 көн дәвамында узачак форум программасы һәм төп кагыйдәләр белән танышты. Оештыручылар, аларга нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, форумның файдалы, мавыктыргыч узуын, яңа дуслар, мөмкинлекләр табуда уңышлар теләп, егетләрне Казан янындагы “Заречье” үзәгенә озатты. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Татарстанның Казан, Яшел үзән, Иннополис, Лаеш, Мамадыш, Чистай, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы шәһәрләре, Сарман, Лениногорск, Биектау, Питрәч, Ютазы районнары, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Курск, Иваново, Чабаксар, Сызрань, Ижевск, Оренбург, Уфа, Чиләбе, Төмән, Курганнан, Беларусь Республикасының Минск, Светлогорск, Биек Тау шәһәрләреннән килгәннәр.

Бүген, форумның беренче көнендә, төрле төбәкләрдән җыелган егетләр бер-берсе белән танышачаклар, форумда катнашучы буларак үз алларына максатлар куеп, әлеге максатларга форум барышында ничек ирешүләре турында сөйләшәчәкләр. Кич белән ахшамнан соң “Кышкы сәяхәт” дигән квест уены көтелә. Кичке аштан соң катнашучыларның үзләре белән таныштыру (самопрезентация) кичәсе булачак. Иртәгә исә көн дәвамында тренинг көтелә. Җомга көнне бергәләшеп катнашучылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәчеттә җомга намазында катнашачаклар.

Быелгы форум яңа форматта үткәрелә. Төп юнәлеш – план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерүдән гыйбарәт булачак. Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Шунысы игътибарга лаек, сүз эшне планлаштыру турында гына түгел, гыйбадәт кылу, шәхси тормыш, ялны планлаштыру турында да барачак.

Форумда катнашучылар шулай ук дини белем алачак, Коръәнне өйрәнү буенча белемнәрне үстерәчәк, мастер-классларда, TED һәм диспутларда, квестларда катнашачак, кинозалда һәм китап клубында булачак. Спикерлар сыйфатында Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя, “Ханский дом” төзелеш компаниясен гамәлгә куючы Ильяс Гыймадов килеп тормышны, елны, көнне планлаштыру буенча дәресләр үткәрәчәк.

Ел саен үткәрелә торган кышкы форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*