tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күмәк көч” гәҗитенең баш мөхәррире Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
“Күмәк көч” гәҗитенең баш мөхәррире Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

“Күмәк көч” гәҗитенең баш мөхәррире Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских Россия матбугаты көне уңаеннан каләм ияләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Губернатор кулыннан бүләк алучылар арасында милләттәшебез, Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы баш мөхәррире Сабира Абитова да бар иде. Ул матбугат өлкәсендә күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сабира Әдип кызы  унбиш елга якын “Күмәк көч” район газетасы редакциясендә эшли. Матбугатта хезмәт юлын хәбәрче сыйфатында башлап җибәрә. Аннары тырыш, булдыклы, җаваплылык хисе тоеп эш итүче журналистны газетаның баш редакторы итеп билгелиләр. Бүгенге көндә “Күмәк көч” милли басма тираж күрсәткече буенча Ульяновск өлкәсенең район газеталары арасында беренче урынны били. Сабира Әдип кызы җитәкчелек иткән журналистлар коллективы Иске Кулаткы җирендә татар телен, милли мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерүгә, ислам дине кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә зур өлеш кертә. Алар районның бүгенге тарихын язалар. Газета битләрендә урын алган язмаларның төп геройлары – гади хезмәт кешеләре, үрнәк гаиләләр, талантлы яшьләр һәм гыйлемгә омтылучы балалар.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Сабира Әдип кызын дәүләт бүләге алуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә халкыбызны кызыклы язмаларыгыз белән сөендереп торыгыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, яңадан-яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын.

Чыганак:Өмет

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*