tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта татарларның гаилә тормышы һәм танышуы белән бәйле йолаларны искә төшерәчәкләр
Екатеринбургта татарларның гаилә тормышы һәм танышуы белән бәйле йолаларны искә төшерәчәкләр

Екатеринбургта татарларның гаилә тормышы һәм танышуы белән бәйле йолаларны искә төшерәчәкләр

Чара “Гаилә йолалары кичәсе” дип атала һәм “Агафуровлар йорты”музей клубында узачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урын юкка гына сайланмаган, зур, тату һәм шатлыклы гаилә яшәгән йорт кичәгә ямь һәм җылылык өсти. Оештыручылар татарларның гаилә тормышы һәм танышуы белән бәйле барлык йолаларны бәйрәмнәре һәм чаралары турында сөйләячәкләр.

Барлык традицияләрне кунаклар интерактив форматта күрә алачак, аларның кайберләрендә теләге булганнар катнаша алачак. Ә тамашадан соң традицион татар чәй өстәле артында фикер алышу булачак.

“Бу үз татар егетен яки татар кызын очрату һәм танышканнан соң нәрсә көткәнен белү өчен менә дигән мөмкинлек. Әгәр син инде үз мәхәббәтенне очраткаң булсаң, безнең чара сезгә икегезгә дә файдалы булачак, сезнең өчен дә. Сез бу көнне Гаилә татар гореф-гадәтләре атмосферасында үткәрерсез”, – дип язалар оештыручылар ВКонтакте битендә.

Керү түләүле 100 сум – ташламалы категория һәм 150 сум калган.

ural.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*