tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Чабаксар фестиваленнән диплом белән кайтты
«Әкият» курчак театры Чабаксар фестиваленнән диплом белән кайтты

«Әкият» курчак театры Чабаксар фестиваленнән диплом белән кайтты

«Әкият» курчак театры Чабаксар шәһәрендә узган «Карусель сказок» халыкара фестиваленнән «Образларны профессиональ югарылыкта иҗат икән өчен» диплом белән кайтты. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Театр фестивальгә Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Йолдыз тапкан кыз» спектаклен алып барган. Сәхнә әсәре театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәяләнгән.

«Без үзебез спектакльне күрсәтеп кенә калмадык, башкаларны карап, курчак театры сәнгате үсешен күзалладык, тәнкыйтьчеләр сүзен тыңлап киңәшләрен алдык», – диләр театр вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, «Карусель сказок» халыкара фестивале Чабаксарда 18 – 24 август көннәрендә үткән. Фестивальнең экспертлар советында «КукАрт» халыкара театр фестивале вице-президенты Виктор Шрайман, Чувашия Республикасы халык артисты Геннадий Медведев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм башкалар булган.

Фестивальдә Бангладеш, Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Куба, Япония театрлары һәм Россиянең унбиш төбәгеннән театрлар катнашкан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*