tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театрында IV курчак театры лабораториясе эшли башлады
«Әкият» курчак театрында IV курчак театры лабораториясе эшли башлады

«Әкият» курчак театрында IV курчак театры лабораториясе эшли башлады

«Әкият» курчак театрында бүген IV «Әкият-LAB» курчак театры лабораториясе старт алды.

«Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сүзләренчә, лаборатория өчен хәзерге курчак театры җәмгыятендә иң танылган һәм кирәкле осталар сайланган.

Проектта быел РГИСИ курчак театрының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы доценты Александр Стависский һәм С.В. Образцов исемендәге курчак театрының баш режиссеры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты Борис Константинов катнаша.

Александр Стависский театр курчагын йөртү буенча семинар үткәрәчәк. Борис Константинов дәресләре бөек артист Юрий Никулинның биографиясенә багышланган.

«Әкият-LAB» проекты курчак театры сәнгатен популярлаштыру өчен 2020 елда оештырылды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: “Әкият” курчак театры рәсми сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*