tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспертлар грантларга дәгъва иткән проектларны карады
Экспертлар грантларга дәгъва иткән проектларны карады

Экспертлар грантларга дәгъва иткән проектларны карады

Бүген Бөтендөнья конгрессы бинасында Экспертлар комиссиясе «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” программасы кысаларында каралган грантларны бүлү мәсьәләсендә фикерләште. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров аңлатып киткәнчә, бу программа киләсе елда төрле өлкәләрдә гамәлгә ашыру планлаштырылган проектларга 10 миллион сум акча бүлеп бирүне күздә тота.

Бүген экспертлар төркеме төбәкләрдән җибәрелгән заявкаларны карады. Барлыгы 40 проект килгән. Әйтик, Төмән өлкәсендә 1000 кеше җыеп, юбилейлы “Искер көннәре”н уздырырга җыеналар, Ростовның “Якташлар” оешмасы “Без – татарлар” дигән 30 минутлык ролик төшерүгә акча сораган. Бурятия “Татарские узоры на Байкале” дигән проект төзегән, Свердловск өлкәсендә чираттагы “Шома бас” бию конкурсын уздыруда финанс ярдәм сораганнар. Пермьдә исә “Выдающиеся татары Пермского края” китабын чыгарырга ниятлиләр һ.б.

Проектларның һәркайсы җентекләп каралды – һәр проектның бурычлары һәм максатларына, сметасына игътибар ителде. Экспертлар фикерләшеп ярдәм итүгә лаеклы проектларны билгеләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*