tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ел башыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 3 млн туристны кабул иткән
Ел башыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 3 млн туристны кабул иткән

Ел башыннан «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 3 млн туристны кабул иткән

27-нче декабрь көнне, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы өч миллионынчы туристын кабул итте. Санкт-Петербург кунакларын бүләкләр белән каршы алдылар.

Ике кыз Казанга беренче тапкыр килгән һәм меңьеллык шәһәрнең истәлекле урыннарын карарга булган. Музей-тыюлык территориясендә аларны экскурсовод һәм яңа визит-үзәк белгечләре каршы алды һәм бүләкләр тапшырды.

Аларның музей-тыюлык буенча экскурсиясе тарихи урыннардан башланды. Озак вакытлы реставрациядән соң яңартылган комплекс быел ачылды. Хәзер анда җәмәгать туклануы йортлары, сувенирлар кибете һәм һөнәрчелек үзәге эшли, ә 2022 елда икенче катта универсаль күргәзмә киңлеге ачылачак, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлык матбугат хезмәтендә.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*