tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ел хатын-кызы – 2020”
“Ел хатын-кызы – 2020”

“Ел хатын-кызы – 2020”

Әле 2011 елда Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме уңаеннан, “Туган як” редакциясе җәмгыять эшендә актив катнашучы хатын-кызлар арасыннан ел нәтиҗәләре буенча иң лаеклыларга “Ел хатын-кызы” исемен бирүне гамәлгә куйган иде. Бу исем, кагыйдә буларак, милли мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап үстерү өстендә даими эшләүче, актив тормыш позицияле, бар яктан да үрнәк булырдай ханымнарга бирелә.

Алдагы елларда бу хөрмәтле исем өлкә татар җәмәгатьчелеге арасында дан-абруй казанган тугыз ханыма бирелде инде.

Редколлегия белән киңәшеп, быел юбилейлы – унынчы “Ел хатын-кызы 2020” исеменә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы рус Пожары урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы, кочкопожарлы Альбина Әнвәр кызы Әндәрҗанованы лаек дип таптык.

Альбина Әнвәр кызы рус мәктәбендә укырга мәҗбүр булган Кочко-Пожар балаларын мили-патриотик рухта тәрбияләргә тырыша, әти-әниләре ризалык биргән очракта аларга татар телен дә укыта, төрле өлкә, районара чараларда балалар белән һәрчак катнаша. 2019 елда өлкә “Нижгарбикә” конкурсының “Тамашачылар симпатиясе” номинациясендә җиңүче дип табылган Альбина ханым районара “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының да иң актив әгъзаларының берсе. Шулай ук ул “91,4 – Сергач” татар радиосы дикторы буларак та телебезне, бүтән милли бәяләрне саклап үстерүгә зур өлеш кертә.

Без Альбина Әнвәр кызын “Туган як” редакциясе, өлкә татар автономиясе, өлкә һәм районара “Ак калфак” оешмалары, барча татар җәмәгатьчелеге исеменнән бу югары исемгә лаек булуы һәм 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Алда да шулай бергәләшеп, исәнлектә-саулыкта газиз халкыбыз файдасына озын-озак кына эшләргә һәм яшәргә язсын, шәхсән Сезгә һәрчак гел уңыш кына юлдаш булсын!

“Туган як” газетасы редакциясе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*