tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивале үтте
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивале үтте

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивале үтте

Быел фестиваль – бәйге беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара фестиваль – бәйге 2000 елдан бирле оештырыла һәм 2014  елда фестивальгә “төбакара” статусы бирелде.

Республикабызның, төбәкләрнең яшь талантлары чыгышына  мәртәбәле жюри – Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты  Салават Фәтхетдинов, Әлфия Авзалова фонды президенты – Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова),  Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, композитор, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ; җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Гатауллин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрь  Мөхәммәт Мирза һәм башкалар бәя бирде.

Гала-концертта сайлап алу турын үткән иң яхшы хореография, вокал, нәфис сүз осталары сәхнә тотты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Кама шәһәреннән килгән “Нардуган” бию коллективы һәм Киров авылының “Дуслык” ансамбле яулады.

 

Фото: “Татар-информ”.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*