Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалова исемендәге II халыкара конкурска сайлап алу туры башлана
Әлфия Авзалова исемендәге II халыкара конкурска сайлап алу туры башлана

Әлфия Авзалова исемендәге II халыкара конкурска сайлап алу туры башлана

Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен 7 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Мәрҗани урамы, 10 нчы йорт адресы буенча матбугат конференциягә чакыра.

Матбугат конференциянең төп максаты – Әлфия Авзалова исемендәге II халыкара конкурска әзерлек, аерым алганда, 2020 елның октябренә планлаштырылган А.Авзалова исемендәге конкурска сайлап алу турларын уздыру турында мәгълүмат бирү.

Әлеге сайлап алу туры экспедицион форматта булачак.

Чарада 2019 елның сентябрендә җырчының кабер ташы кую турында мәгълүмат, шулай ук Фондның кайбер перспектив планнары тәкъдим ителәчәк.

Конференциядә катнашучылар:

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова – Фонд президенты,
Валерий Коротков – Фондның музыкаль продюсеры,
Айрат Хәмитов – хореограф,
Рөстәм Сәрвәров – “Аксу” продюсерлык үзәге,
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара конкурс лауреатлары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*