tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанлылар халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын күрәчәк
Казанлылар халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын күрәчәк

Казанлылар халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын күрәчәк

13-15 сентябрьдә Татарстанда «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» узачак. Быел тамашачылар узган кинофестивальнең иң яхшы фильмнарын күрә алачак. Ул республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында күрсәтеләчәк. Казанда фильмнар «Мир» кинотеатрында тәкъдим ителә.

Программага 2019 елгы Казан кинофестивалендә катнашкан 16 фильм кергән. Болар – Россия, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Кения, Эстония, Хорватия, Литва, шулай ук Татарстан фильмнары.

«Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» фильмнарының тулы исемлеге «Татаркино» һәм Казан кинофестиваленең рәсми сайтларында урнаштырылган.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*