tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Муртазина Бөтенроссия мәктәп театрлары җитәкчеләре форумында катнашкан
Әлфия Муртазина Бөтенроссия мәктәп театрлары җитәкчеләре форумында катнашкан

Әлфия Муртазина Бөтенроссия мәктәп театрлары җитәкчеләре форумында катнашкан

Костромада Бөтенроссия мәктәп театрлары җитәкчеләре форумы узган, ә анда бөтен илдән 300 педагог катнашкан. Шул исәптән, 89 тәрбия буенча директор киңәшчесе арасында Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбеннән Альфия Фатих кызы Муртазина да булган.

Быелгы чараның төп темасы – авыл мәктәп театрларын үстерү булган. Мондый театр-лар балалар өчен иҗади инициативаларны тормышка ашыру өчен төп мәйданчыкларның берсе булып тора.

Театрларның җитәкчеләре махсус тәҗрибәгә һәм квалификациягә ия булырга тиеш, шуңа күрә форумда катнашучылар өчен пьесаларның автор текстларын, музыкаль һәм курчак тамашаларын актерлык импровизациясе элементлары, ритмика һәм инклюзив театрларның эшенә багышланган мастер-класс-лар үткәрелгән. Альфия Фатих кызы Муртазина кыска әңгәмәсендә болай ди:

– Авыл мәктәбе театрлары җитәкчеләре Борис Щукин исемендәге театр институты спикерлары катнашында үткән мастер – классларда, дискуссияләрдә катнаштык. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Кострома режиссерлары, актерлары һәм Росдетцентр экспертлары белән очрашулар үтте. Мәсәлән, безнең мәктәптә татар телле “Афәрин-Браво” театрыбыз эшли. Сигезенче март бәйрәменә, башлангыч сыйныф укучылары белән, “Өч кыз”ны сәхнәләштердек- бу безнең тәҗрибә. Ә форум кысаларында Кострома мәктәп драмтүгәрәкләрендә төрле-төрле мөмкинчелекләр тудырылган шартларда эш-ләүләрен, мәсәлән, сәхнә костюмнары, уты, декорация булган шартларда укучыларның уйнавын күрдек. Сокландыра. Бездә дә шундый шарлар тудырырга ярдәм итүчеләр табылса иде, укучыларыбыз сәләте тагы да нәтиҗәлерәк ачылыр иде.

Шундый тәҗрибәне күргәч, укучыларны шатландырып ниндидер яңалыкны булдырырга телисең, эш өчен стимул туа. Эчтәлекле, файдалы чара миңа бик тә ошады. Мәсәлән, үземә укучылар кечкенә театры, шәүлә театры буенча күп яңалык тупладым. Зур рәхмәтемне, оештырып мине җибәргән өчен, Росдетцентрга, региональ һәм муниципаль кураторларыма белдерәм. Тагы бер тапкыр: бу кирәкле һәм кызыклы чара миңа бик ошады.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*