tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли моңнар» концертында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады
«Милли моңнар» концертында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады

«Милли моңнар» концертында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады

15 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан торган «Милли моңнар» концерты узды. Концертны ТР Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әзерләнгән.

Чарада Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Фердинанд Сәлахов, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов, халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, Рөстәм Егоров, Нәфис сүз остасы Зифа Гәрәева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин һәм башка артистлар катнашты.

Килгән кунакларны Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова сәламләде. «Бүген, нәкъ 111 ел элек бөек шагыйребез Габдулла Тукай бакыйлыкка күчкән. Инде бер гасырдан артык татар халкы, татар халкы гына түгел, барлык төрки халык шагыйребез шигырьләренә, сүзләренә сыенып яши. Бүген без кабаттан Тукай шигырьләрен ишетербез, кабаттан Тукай сүзләренә язылган җырларны тыңларбыз һәм кабаттан Тукай рухыннан көч, дәрт алырбыз. Бүгенге «Милли моңнар» концерты Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә әзерләнде», – диде ул.

Татар дәүләт филармониясенең музей директоры, чараны алып баручы Алсу Хәкимова Татар дәүләт филармониясе 77 елдан артык Тукай исемен йөртүен әйтте.

«Филармониябез гомер буе Тукай иҗаты белән сугарылган, аның җырларыннан торган концерт программалары белән чыгыш ясап килә, аның иҗатын музыкадан, көйдән, җырдан башка күз алдына да китереп булмый. Милли музыкага керткән өлеше һәм тууына 60 ел тулу уңаеннан филармониягә 1946 елда Габдулла Тукай исеме бирелә. Шул еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр Тукайның иҗаты белән сугарылган концертларыбызда Тукай аһәңнәре яңгырый», – диде Татар дәүләт филармониясенең музей директоры, чараны алып баручы Алсу Хәкимова.

Чарада Тукайның барыбызга да таныш булган «Әллүки», «Пар ат», «Шүрәле», «Кем белер кадереңне», «Карлыгач», «Тәфтиләү», «Китап», «Таз» һәм башка шигырь, җырлары яңгырады. Концерт барлык тамашачылар белән берлектә башкарылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*