tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәт тәндә – сау акыл
Сәламәт тәндә – сау акыл

Сәламәт тәндә – сау акыл

Безнең Зур Чирекле урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Менә быел да Сәламәтлек көне иртәнге зарядкадан башланды. Анда укучылар да, педагоглар да бик теләп катнаштылар. Әлеге чара уңаеннан балалар тырышлыгы белән сәламәт яшәү рәвеше, тискәре һәм файдалы гадәтләр һәм азык-төлек темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде, презентация әзерләнгән иде, “Тискәре гадәтләргә альтернатива буларак мин спортны сайлыйм” һәм “ГТОдан башлап Олимпия медальләренә” дип аталган буклетлар чыгарылды. Шулай ук барлык классларда да “Синең сәламәтлегең синең тәлинкәңдә” һәм “Тискәре гадәтләргә юк дип әйт” дип исемләнгән сәламәтлек дәресләре уздырылды.

1 классларда ата-аналар белән бергә “Гаилә стартлары” оештырылган иде. Укучылар мәктәп китапханәсендә “Сәламәт буын – Россиянең байлыгы” һәм “Сәламәт яшәү рәвеше” исемле китап күргәзмәләре белән таныштылар. Волейбол һәм футбол буенча иптәшләрчә матчлар, өстәл теннисы буенча ярышлар, шашка турниры малайлар һәм кызларда зур кызыксыну тудырды. Ә мәктәпнең шәфкать туташы “Милләтнең сәламәтлеге – сәламәт яшәү рәвеше” темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Аннары балаларны “Сәламәтлек сагында” дип аталган фильм көтә иде.

Сәламәтлек көне уңаеннан газета укучыларга киңәшебез шундый: һәрвакытта да формада булырга тырышыгыз, тәмле һәм файдалы ризыклар белән генә тукланыгыз, мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнегез. Үз-үзегезгә ышаныгыз, спортны яратыгыз, көн саен характерыгызны чыныктыру өстендә эшләгез һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачыгыз.

Р.М.БИРЮКОВ,

Г.Р.БИРЮКОВА,

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*