tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ОРХИС – Казан” мөселман командасы Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында җиңүләрен дәвам итә
“ОРХИС – Казан” мөселман командасы Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында җиңүләрен дәвам итә

“ОРХИС – Казан” мөселман командасы Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында җиңүләрен дәвам итә

15-21 апрель көннәрендә Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта Халыкара хоккей турниры уза, анда төрле илләрдән 10 һәвәскәр команда катнаша. Татарстан җыелмасын “ОРХИС – Казан” командасы тәкъдим итә, аның составында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары уйный. ОРХИС – узган ел Казанда оештырылган ислам илләренең хоккей үсеше оешмасы.

Бүген татарстанлылар, Беларусь Республикасы командасы белән очрашып, аларны 6:3 исәбе белән җиңде. Кичә, 17 апрельдә, Казан уенчылары Төркия Республикасы уенчыларын  5:1 исәбе белән җиңде. Билгеле булганча, 15 апрельдә Татарстан мөселманнары командасы Кыргызстан командасын 8:3 исәбе җиңде.

Иртәгә исә Казахстан командасы белән очрашу һәм Төркмәнстан хоккейчылары белән финал көтелә.

Турнирда барлыгы түбәндәге командалар катнаша: Galkan (Төркмәнстан), Ice Box Iran Mall (Иран), Oman Nationals (Оман), BIHC (Бәһрәйн), Feniks (Үзбәкстан), Volat (Беларусь), Akmola (Казахстан), Dordoi (Кыргызстан), ОРХИС (Россия), Turkiye (Төркия).

Турнир кысаларында алар бишәр командадан торган ике төркемгә бүленәләр. Төркемнәрдә икенче урыннар бронза медальләр өчен көрәшәчәк, ә җиңүчеләр төп трофейны алачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*