tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әлифба”ның «әнисе» Рәмзия Вәлитованың тууына – 110 ел
“Әлифба”ның «әнисе» Рәмзия Вәлитованың тууына – 110 ел

“Әлифба”ның «әнисе» Рәмзия Вәлитованың тууына – 110 ел

Миллионлаган татар баласына хәрефләр дөньясы серләрен ачкан, аларны танырга өйрәткән, белемгә юл ачкан, һәр сабыйның беренче китабы булган зәңгәр тышлы “Әлифба”ның авторы Рәмзия Вәлитованың тууына 110 ел тулды.

Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.

Укытучы, галимә, милли мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр, кырык басмасы дөнья күргән “Әлифба” авторы, 1937-69нчы елларда Арча педагогия училищесы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Вәлитова  СССР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты.

1936 елда бергә укыган  Сәләй Вәгыйзовка (балачактагы исем-фамилиясе Сөләйман Хәлиуллин) кияүгә чыга.  1960 елда Сәләй Вәгыйзов белән беренче «Әлифба» китабын төзи башлыйлар, ул 1965 елда гына дөнья күрә.  Татарстан мәгариф  министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың зәңгәр тышлы «Әлифба»сы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң «Әлифба»ларга «юл ачыла». 1986 елда 6 яшьлек балалар өчен тагын бер «Әлифба», 1997 елда латин шрифтында  яңа «Әлифба» төзиләр. Аларның «Башлангыч сыйныфта татар телен укыту методикасы» дәреслеге «Лингводидактиканың ин зур казанышы» дигән бәя ала. Рәмзия Вәлитова Сәләй Вәгыйзов белән берлектә 40 тан артык исемдә дәреслек һәм уку-укыту ярдәмлеге төзи. Мөгаллимә галимә беренче сыйныф өчен «Татар теле», «Туган тел» дәреслекләре, «Язу һәм уку », «Рәсемле әлифба», «Кызыклы грамматика» һ. б. китаплары, методик кулланмалары хәзерге көнгә кадәр кулланыла.

1999 елда С. Г. Вәгыйзов һәм Р. Г. Вәлитова язган «Әлифба» дәреслегенә, аларның педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, «Әлифба музее» ачыла.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*