tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигәләр
Әлки районы хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигәләр

Әлки районы хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигәләр

Әлеге матур йоланы торгызу, авылларда оста кулларны ачыклау өчен районыбызда «Сабантуй сөлгесе» исемле бәйге игълан ителде. Бу бәйгедә әлкилеләр бик теләп катнашалар.

Чигелгән сөлгеләр барысы да Сабантуй бәйрәмендә кулланылачак. Бәйрәмне тантаналы ачу вакытында, биюче кызлар кулларына тотып аларны халыкка тәкъдим итәчәкләр. «Сөлге чигәм» исемле композициядә күрсәтү барышында да шул сөлгеләр булачак.

— Әлкилеләрнең әлеге конкурста шулай актив катнашуларына без, әлбәттә, бик шат. Тиздән милли бәйрәмебез Сабантуй җитә. Бәйрәмнең символы буларак — сөлге дип беләбез. Ә бит аны чигә дә белергә кирәк әле. Чигелгән сөлге көрәш ярышында абсолют батырга, ат чабышында беренче килүчегә, колгага менүчегә һәм башка бәйгеләрдә беренче урынны яулаучыларга тапшырылачак. Конкурста җиңүченең исеме дә бәйрәм барышында, мәйданда әйтеләчәк, — диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Әлки районы хатын-кызлары Сабантуйга сөлге чигәләр

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*