tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабының презентациясе узды
Әлки районында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабының презентациясе узды

Әлки районында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабының презентациясе узды

Татарлар гаилә тормышын борынгыдан ук үз дини кануннары буенча төзегәннәр. Никахлашу – һәр ирнең изге бурычы, ә хатынның изге бурычы – гаилә учагын саклап тору.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Халыкара гаилә көненә “Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр” китабының презентациясе узды.

Кичәне “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Әлфия Шагалиева һәм Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Алсу Низамова оештырды.

Оештыручылар китапның 3 телдә: татар, рус, инглиз телләрендә басылуы, 5 бүлектән торуы турында сөйләделәр. Анда гореф-гадәтләр һәм йолалар, алар белән бәйле тормыш кануннары, татар халкының нәселе һәм гаиләсе, кешенең якыннары һәм тирә-юньдәгеләр белән туган көннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөнәсәбәтләре күрсәтелә.

Чарада Нәби Даули исемендәге Базарлы-Матак гимназиясе укытучыларының гаиләләре актив катнашты. Кичә барышында алар үз гаилә традицияләре турында сөйләде.

Чыганак: alki-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*