tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучыбыз хөрмәтенә
Укытучыбыз хөрмәтенә

Укытучыбыз хөрмәтенә

Ульян өлкәсе, Николаевка районы, Татар Сайманы мәктәбе бинасына танылган укытучы, мәктәпнең элеккеге директоры Сәит Каюм улы Хайров истәлегенә багышланган мемориаль такта урнаштырылды. Гомере буе авыл балаларына белем һәм тәрбия биргән педагогның тууына 100 ел була.

Тантаналы вакыйга уңаеннан авылга мөхтәрәм кунаклар – Федерация Советы әгъзасы Айрат Гибатдинов һәм Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хакимов килгән иде. Алар мәктәп администрациясе белән очрашканнан соң, уку-укыту кабинетларын карадылар, укытучылар һәм укучылар белән аралаштылар, мәктәп бинасын ремонтлау мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында мәктәпне төрле елларда уңышлы тәмамлап, тормыш юлында үз урыннарын тапкан авылдашларыбыз, пенсиядәге укытучылар һәм шәрәфле кунаклар чыгыш ясады. Педагогик хезмәт ветераны Рафаил Асанов Сәит Каюм улы Хайровның биографиясе белән таныштырып үтте. Күренекле малтабар һәм меценат, чараның спонсоры Кәрим Аделов бай тарихлы Сайман мәктәбенә Сәит Хайров исемен бирергә тәкъдим итте. Тантанада катнашучылар әлеге тәкъдимне хупладылар. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, татар автономиясенең Николаевка район советы җитәкчесе Төкфәт Биктимиров, педагогик хезмәт ветераны Хамзә Айзадуллов, Россия Федерациясенең атказанган агрономы, орден иясе Яввәт Юнушев, авыл җирлеге хакимият башлыгы Усман Магдеев, авыл мәчете имам-хатыйбы Рәкиб хәзрәт Шамшутдинов белән Сәит Каюм улы Хайровның кызы Луиза да мәктәпкә Хайров исемен бирү тәкъдимен яклап чыктылар һәм мемориаль такта кую чарасын күрүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Ә истәлек тактасын Рафаил Асанов, Кәрим Аделов, Хамзә Айзадуллов һәм Луиза Хайрова тантаналы рәвештә ачтылар.

Чәй өстәле артында да Сәит абый Хайров турында күңел хатирәләре белән бүлешү дәвам итте. Ульяновск дәүләт университеты хезмәткәре Абдулла Ямбаев һәм хезмәт ветераны Наилә Биктимирова үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

Мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнур Ахтямова, укытучылар һәм китапханәче данлыклы педагог Сәит Хайров турында искиткеч бай эчтәлекле стенд әзерләгәннәр иде. Ә мәктәп укучылары шигырьләр укыдылар һәм патриотик рухтагы җырларны башкардылар.

Рафаил АСАНОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*