tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт – күпмилләтле халыкларның дус һәм бердәм булып яшәү өлгесе
Әлмәт – күпмилләтле халыкларның дус һәм бердәм булып яшәү өлгесе

Әлмәт – күпмилләтле халыкларның дус һәм бердәм булып яшәү өлгесе

Әлмәт районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсми рәвештә бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиядә оештырылган тантаналы чара белән башланып китте. 50дән артык милләт вәкилләрен берләштереп, дистә еллар дәвамында дус һәм бердәм булып яшәүнең матур өлгесен чагылдырган нефтьчеләр башкаласы өчен бу, чыннан да,  олы вакыйга һәм зур җаваплылык.

Бәйрәм  районыбыз территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, киемнәрен тәкъдир итү белән башланып китте. Үз милли көйләре астында гимназиянең актлар залына керүче татар, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва, таҗик, әрмән, грузин, әзербайҗан халыкларының һәрберсен тамашачылар алкышлап каршылады. Нәкъ менә бергәлектә, дуслыкта безнең көч!

Чарада хакимият, мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак”, язучылар оешмасы вәкилләре, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар катнашты.

– Узган ел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп узган идек, быел әлеге матур гамәлләрнең дәвамы буларак, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын башлап җибәрдек.  Бу  һәрбер мәгариф учреждениесе, бигрәк тә,   татар телендә белем һәм тәрбия бирүче  мәктәп һәм гимназияләр өчен яңа  максатлар  куеп  эшләү  мөмкинлеге бирә  һәм без сынатмабыз, – дип ассызыклап  үтте үзенең сәламләү сүзендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина.

Башкарма комитет һәм Совет исеменнән чыгыш ясап, иҗтимагый Совет рәисе Рушания Нәҗметдинова район территориясендә һәр милләт халкының яшәеше, үз мәдәниятен, телен саклап калуы өчен шартлар тудырылуын билгеләде, муниципаль берәмлекнең икътисадый үсеше, югары күрсәткечләрендә милләт һәм конфессияара тотрыклылыкның нәтиҗәсе зур икәнлегенә тукталды. Әлеге эшчәнлекне тагы да  активрак  алып барсак иде дигән теләк белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге  җитәкчесе Ландыш Зарипова чарада катнашучыларны һәм барлык әлмәтлеләрне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының рәсми башлануы белән тәбрик итте.

Һәр милләт, һәр тел тормышка хокуклы. Шуңа күрә дә, төп  бурыч – иҗтимагый оешмалар, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, җирле власть вәкилләре – бердәм булып  киң  җәмгыятьчелекнең  игътибарын  үзаңны  үстерү проблемаларына    җәлеп итү. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе  рәисе Марат Әхмәтов билгеләп узганча, телне  рухи ихтыяҗ буларак кабул  итәргә, ул миңа матди тормышым өчен нәрсә бирә, дип карарга ярамаганлыгын төшендерергә кирәк. Туган телеңне белү  –  һәр кеше өчен аның рухи өстенлеге булып саналганда,  һәр гаиләдә  моны аңлаганда гына  нәтиҗәләр булачак, диде ул үзенең чыгышында.

Әлеге  фикерләрне  Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе, Татарстанның көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов  дәвам итте. “Һәр халык  милләт буларак сакланып калсын өчен  өч кыйбласын – динен, телен, мәдәниятен  югалтмаска тиеш. Шулар бербөтен булганда гына тәрбия, гореф-гадәтләр, милли үзенчәлекләргә хилафлык  килмәс”, – дип мөрәҗәгать  итте  казый  залда утыручы яшьләргә.

Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Владимир Чумаков милли үзаңны үстерү буенча  эшне  мәгариф учреждениеләрендә  җанландырырга кирәклегенә басып ясады,  бу юнәлешендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге   гимназиянең һәрьяклап үрнәк булып торуын әйтте.

Үзенең фикерләре  белән бәйрәмдә Халыклар ассамблеясы Әлмәт оешмасының яшьләр  белән эшләү бүлеге җитәкчесе Орхан Ягубов та уртаклашты. Ул барлык тугандаш халыкларны  бәйрәм белән котлады,  ел дәвамында бергәләп чаралар уздырырга, бер-беребезнең мәдәнияте, гореф- гадәтләре белән якыннанрак танышып яшәргә чакырды.

Гимназиянең  “Сәйлән” җыр ансамбле, “Ялкын” халык бию төркеме чыгышлары, Гүзәл Мусина, Әмирхан Юнысов башкаруында яңгыраган җырлар, татар язучыларының әсәрләреннән төзелгән шигъри сәхифәләр – тантаналы чарада катнашучыларга бәйрәм бүләге булды.

Татарларның моңлы җырларын тугандаш халыкларның  дәртле  көйләре алмаштырды, залда хөкем сөргән тантана, рухи бергәлек хисе барлык республика халкының гимнына әверелгән “Мин яратам сине, Татарстан!” җырына кушылды, барлык тамашачылар  күңел халәте булып гимназия диварларын яңгыратты.

 Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник” газетасы   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*