tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт мөхтәсибәтенең “Нур” татар мәктәбе 2021 елның иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде
Әлмәт мөхтәсибәтенең “Нур” татар мәктәбе 2021 елның иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде

Әлмәт мөхтәсибәтенең “Нур” татар мәктәбе 2021 елның иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде

Әлмәт шәһәре «Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе» гомуми белем шәхси оешмасы “Россия Федерациясенең иң яхшы белем бирү учреждениеләре – 2021” Бөтенроссия бәйгесе лауреаты истәлек медале һәм дипломы белән бүләкләнде.

Бүләкләргә мәктәп белем бирүнең югары сыйфаты өчен ия дип танылды.  Мәктәп үз эшчәнлегенә югары бәяне «ЭКСПЕРТМЕДИАГРУПП» ҖЧҖнең статистика һәм экспертиза департаменты тарафыннан Россия җирлегендә уздырган экспертиза нәтиҗәләре буенча алды. Төп бәяләү критерийлары булып эшчәнлекнең сыйфаты, персоналның һөнәри осталыгы һәм мәктәпнең рейтингтагы лаеклы репутациясе торды. Шулай итеп, белем бирү учреждениесе «Россия Федерациясенең иң яхшы белем бирү учреждениеләре – 2021» Бөтенроссия бәйгесе лауреатларының рәсми реестрына кертелгән. Конкурс югары квалификацияле белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче учреждениеләрне ачыклау һәм сыйфатлы белем бирүче иң яхшы белем бирү үзәкләре турында халыкка мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган “Нур” мәктәбе татар телендә белем бирә. Мәктәп 2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт мөхтәсибәте тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән ачылды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. 2020 елда «Нур» мәктәбе дәүләт аккредитациясе турында таныклык алды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*