tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районы укытучысы нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча республикакүләм конкурста призлы урын яулады
Әлмәт районы укытучысы нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча республикакүләм конкурста призлы урын яулады

Әлмәт районы укытучысы нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча республикакүләм конкурста призлы урын яулады

Татарстан республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты быел 15 февральдән 30 апрельгә хәтле нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча республикакүләм конкурс оештырды.

Әлмәт районы Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы конкурста “431 яшьлек мәгърифәтле нәсел агачы” дип исемләгән проект-тикшеренү эше белән катнашты. Проект эшендә ул 431 ел педагогик стажы булган Вәлиәхмәтовлар династиясе турында сөйләде. Жюри Гөлнара Әнвәр кызының эшен югары бәяләде. Проектка 3 урын бирелде. Гатауллина Г.Ә. диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*