tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районының Елховой мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды
Әлмәт районының Елховой мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды

Әлмәт районының Елховой мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды

Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә язучы, матбугат ветераны, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Әсгать Сәлах исемендәге укулар узды. Үсеп килүче буында әдәбиятка, тарихка мәхәббәт, кызыксыну уяту, укучыларны иҗатка якынайту максатыннан оештырылган бу күркәм чара инде алтынчы мәртәбә үтте.

Җиңүчеләр «Иҗади һәм тарихи эшчәнлек», “Яшь язучы”, “Фәнни-эзләнү эше”, “Практик-гамәли эш” номинацияләре буенча билгеләнде. Лаеклыларга бүләкләрне Елховой, Түбән Абдул авылларында туып-үскән хөрмәтле иганәчеләр Ильяс Сәлахов һәм Рәйханә Ханнанова әзерләгәннәр иде. Әлеге күркәм чарада туган авылларын, мәктәпне сагынып кайткан шагыйрә Сирень Якупова һәм яшь шагыйрә Сәрбиназ Шәйхулова да катнашты.

Бәйрәм балалар өчен мәктәп ишегалдында оештырылган искиткеч матур Сабантуй белән  тәмамланды.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*